Җыелма-аналитика бүлеге

назад

Үзенә йөкләнгән бурычлар нигезендә түбәндәге функцияләрне гамәлгә ашыра:

• әйләнә-тирә мохитне саклау һәм алардан файдалану өлкәсендә продукциянең, җитештерү процессларының, эксплуатацияләүнең, саклауның, ташуның, реализацияләүнең, утильләштерүнең, башкарыла торган эшләрнең һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең, идарә системаларының экология иминлеге таләпләренә туры килү-килмәве турында Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнарын, җирле үзидарә органнарын, җәмәгать оешмаларын, халыкны ышанычлы мәгълүмат белән тәэмин итүне гамәлгә ашыра; моның өчен түбәндәгеләрне башкара:
- республика мәгълүмат-анализ системасының состав өлеше буларак Министрлыкта автоматлаштырылган мәгълүмат-анализ системасын формалаштыруны гамәлгә ашыра,
- мәгълүмат-анализ базаларның тиешле бүлекләрен алып бара;
- экология буенча сайлап алынган күрсәткечләрнең мәгънәләре турында мәгълүматлар җыюны оештыра һәм гамәлгә ашыра, нәтиҗәләргә анализ ясый, аларга экология нәтиҗәлелеге критериеләре буенча бәя бирә, тиешле хисаплар әзерли, вәзгыятьне үстерү буенча фаразлар эшли.
• дәүләт экология сәясәтенең төп юнәлешләре (шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау һәм файдалану өлкәсендә продукцияләрнең, җитештерү процессларының, эксплуатацияләүнең, саклауның, ташуның, реализацияләүнең һәм утильләштерүнең, башкарыла торган эшләрнең яки күрсәтелә торган хезмәтләрнең, идарә системаларының экология иминлеген тәэмин итү өлкәсендә) буенча тәкъдимнәр әзерли, моның өчен:
- хисаплылык, статистика исәбе, дәүләт экологик тикшерүендә тоту материалларын исәпкә алып, мәгълүматлар җыя, аларны гомумиләштерә, анализлый, шул исәптән әйләнә-тирә мохитнең сыйфатын тикшерүдә тоту системалары эшчәнлегенә, аларның махсус вәкаләтле башка органнарның тикшерүдә тоту системалары белән үзара бәйләнештә булуына анализ ясый;
- тиешле план күрсәткечләрен, идарә нәтиҗәлелеген бәяләү критериеләрен билгели һәм эшли;
- Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү программаларын һәм фаразларын эшләүдә катнаша;
- әйләнә-тирә мохитне саклау һәм алардан файдалану өлкәсендә дәүләт идарәсе механизмнарын формалаштыруда катнаша;
• гамәлдәге закон белән күздә тотылган башка функцияләрне гамәлгә ашыра.

 

Саттарова Ләйсән Фирдус кызы
Җыелма-аналитика бүлеге
Саттарова Ләйсән Фирдус кызы
Бүлек җитәкчесе
Телефон:
267-68-09
Email:
Низамов Айрат Фарих улы
Әйдәп баручы белгеч
Телефон:
267-68-09
Email:
Зарипова Фәридә Дамир кызы
Әйдәп баручы киңәшче
Телефон:
267-68-09
Email:
Головина Элина Николаевна
Телефон:
267-68-67
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International