Сатып алулар һәм дәүләт заказларын җайга салу бүлеге

назад
Дәүләт заказы һәм конкурс аша сатулар бүлеге
 
Бүлек үзенә йөкләнгән бурычларга ярашлы түбәндәге функцияләрне үти:
– дәүләт хакимияте органнары һәм идарәләре чыгарган вазыйфа вәкаләтләрен, закон чыгару актларын һәм башка норматив актларны башкара;
– җитәкчеләрнең үз вәкаләтләре чикләрендә чыгарган, аермачык законсыз булмаган, шулай ук кешелек абруен бозмый торган боерыкларын, йомышларын һәм күрсәтмәләрен үти;
– расланган сметага ярашлы рәвештә дәүләт заказчысының ихтыяҗлары фаразын әзерләүне оештыра;
– дәүләт заказчысы чараларын бүлү һәм урнаштыруны анализлау һәм бәяләү өчен булган тулаем экономик микъдар һәм сыйфат күрсәткечләрен билгеләүне һәм исәпләүне тәэмин итә;
– Министрлык эшчәнлегенең нәтиҗәләре һәм төп юнәлешләре турындагы докладны әзерләүне оештыруда катнаша;
– башкаручының конкурс документларына ярашлы рәвештә эшләрне сайлап алуы буенча карар чыгарганда, Министрлыкның структур тармакларын җәлеп итеп, конкурска керә торган финанс һәм юридик документларга экспертизалар үткәрүне тәэмин итә;
– конкурс, аукцион документларына, котировкалар сорату документларына ярашлы рәвештә дәүләт контрактлары проектларын әзерләүне оештыра;
– эчке һәм тышкы тармак реестрларының дәүләт контрактларын теркәүне тәэмин итә;
– конкурсларда, ачык һәм электрон аукционнарда җиңүчеләрнең чараларны максатчан куллануына контроль оештыра, тапшырылган сметага ярашлы котировкаларны сорап ала;
– төзелгән контрактларның суммалары буенча билгеләнгән срокларда хисаплар төзүне һәм тапшыруны тәэмин итә;
– гамәлдәге законнарга ярашлы рәвештә дәүләт заказын урнаштыруны тәэмин итә;
– конкурслар, ачык һәм электрон аукционнар үткәрүне оештыру, котировкалар сорату мәсьәләләре буенча инструктив һәм методик документлар әзерләүдә катнаша;
– “Татарстан Республикасында табигый ресурсларның һәм әйләнә-тирәлекне саклауның торышы турындагы” еллык дәүләт докладын әзерләүдә катнаша;
– табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге дәүләт заказын тормышка ашыруның методологиясе, методлары һәм формалары мәсьәләләре буенча киңәшмәләр, семинарлар, конференцияләр әзерләүдә һәм үткәрүдә катнаша;
– Министрлыкның башка тармакларының, шулай ук башка оешмаларның һәм тармакларның хезмәткәрләре белән үз эшчәнлеге буенча элемтәләрне тормышка ашыра
Мәннапова Әнисә Хәйдәр кызы
Сатып алулар һәм дәүләт заказларын җайга салу бүлеге
Мәннапова Әнисә Хәйдәр кызы
Бүлек җитәкчесе
Телефон:
267-68-41
Email:
Гаязов Искандер Тагирович
Телефон:
267-68-41
Email:
Валиуллина Ильнара Искандаровна
Телефон:
267-68-41
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International