Әйләнә-тирәлекне саклау икътисады бүлеге
Бүлек үзенә йөкләнгән бурычларга ярашлы түбәндәге функцияләрне түбәндәгеләр белән берлектә үти:
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән:
– республиканың еллык социаль-икътисадый үсеш перспективалары прогнозларын “Әйләнә-тирәлекне саклау” бүлеге буенча әзерләү өлешендә социаль-икътисадый программалаштыру функцияләрен тормышка ашырганда;
– әйләнә-тирәлекне саклауга һәм табигатьтән файдалануга инвестицияләр җәлеп итү өлешендәге инвестицион эшчәнлекне үстерү белән идарә итү;
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы белән:
– бюджет процессы белән идарә итү функцияләрен (Татарстан Республикасы бюджетын һәм бюджеттан тыш дәүләт фондларын) тормышка ашырганда, әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге максатчан программаларны тормышка ашыру буенча оператив исәп-хисап алып бару өлешендә;
Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, Россия Федерациясе Региональ үсеш министрлыгы, Су ресурслары федераль агентлыгы белән:
– Татарстан Республикасында әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге чараларны тормышка ашыру өчен инвестицияләр җәлеп итү өлешендә;
Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре белән:
– табигатьне саклау чараларын тормышка ашыру буенча тәэсир итешү өлешендә, әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты өчен түләүләрдән кергән табыш күләмендәге муниципаль бюджет чаралары исәбенә.