Планлаштырулучы эшчәнлекне бәяләү бүлеге

назад

Экология экспертизасы өлкәсендәге федераль башкарма хакимият органнары һәм аларның Татарстан Республикасы буенча территориаль органнарыннан алынган мәгълүмат нигезендә:


- Татарстан Республикасы территориясе чикләрендә әйләнә-тирә табигый мохиткә турыдан-туры яки читләтеп йогынты ясый алган экология экспертизасы объектлары турында мәгълүмат базасы формалаштыру һәм аны алып бару;
- ниятләнгән һәм үткәрелә торган экология экспертизалары һәм аларның нәтиҗәләре турында дәүләт хакимияте органнары, җәмәгатьчелек һәм Татарстан Республикасы халкы өчен мәгълүмат әзерләүне тәэмин итә;
- Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашырылган очракта, шулай ук республика территориясе чикләрендә Россия Федерациясенең башка субъекты тарафыннан ниятләнгән хуҗалык һәм башка төр эшчәнлекнең әйләнә-тирә мохиткә ихтимал йогынтысы очрагында, экология экспертизасы объектларының дәүләт экология экспертизасы эксперт комиссияләре утырышында Татарстан Республикасыннан күзәтүчеләр сыйфатында катнашу өчен экспертлар җибәрүне тәэмин итә;
- объектларының дәүләт экология экспертизасы эксперт комиссияләре утырышында Татарстан Республикасыннан күзәтүчеләр сыйфатында катнашу өчен җибәрә алырлык экспертлар турында мәгълүматлар базасын формалаштыра һәм алып бара;
Экология экспертизасы объектлары, ниятләнгән һәм үткәрелә торган экология экспертизалары һәм аларның нәтиҗәләре, дәүләт экология контроле, экологик мониторинг нәтиҗәләре турына Министрлыкта булган мәгълүмат базасын кулланып, шулай ук Татарстан Республикасының социаль-икътисади, географик һәм табигый үзенчәлекләрен исәпкә алып, ниятләнгән эшчәнлеккә экология бәя бирә, дәүләт экспертизасы объектларын (шәһәр төзелеше, проект алды һәм проект документларын) экологик бәяләү буенча нәтиҗәләр әзерли, шул исәптән:
- гамәлгә ашырылуы Татарстан Республикасы, шулай ук республика чикләрендәге муниципаль районнарның мәнфәгатьләренә кагыла торган Россия Федерациясе һәм Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы белән уртак чикләре булган субъектларының территориаль планлаштыру схемалары проектларын бәяләү;
- Татарстан Республикасы территориясендә әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый алган федераль һәм җирле әһәмияттәге капиталь төзелеш объектларын урнаштыру материалларын бәяләү;
- оешмаларның һәм башка хуҗалык эшчәнлеге объектларының төзелеш, реконструкция, киңәйтү, техник җиһазландыру, консервацияләү һәм бетерү буенча техник-икътисади нигезләүне һәм проектларны бәяләү;
- биналар, корылмалар һәм башка объектлар функцияләренең профилен алыштыру материалларын бәяләү;
- Татарстан Республикасы дәүләт һәм коммуналь предприятиеләрен хосусыйлаштыруны экологик нигезләү материалларын бәяләү.
Үз вәкаләтләре чикләрендә түбәндәге эшләрдә катнаша:
- Татарстан Республикасы территориясендә әйләнә-тирә мохит торышын һәм табигый байлыклардан файдалануны комплекслы бәяләү һәм фаразлауны гамәлгә ашыруда;
- ниятләнгән эшчәнлеккә экология бәя бирү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының карарларын әзерләүдә;
- ниятләнгән эшчәнлеккә экология бәя бирү өлкәсендә оештыру һәм фәнни-методик эштә, шул исәптән норматив-техник һәм инструкция-методик документларны эшләүдә; киңәшмәләр, семинарлар, конференцияләрне оештыру һәм үткәрүдә; ниятләнгән эшчәнлеккә экология бәя бирү системасы эшчәнлеген анализлауда һәм аны камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләүдә.

Илназ Таһир улы Фәтхуллин
Планлаштырулучы эшчәнлекне бәяләү бүлеге
Илназ Таһир улы Фәтхуллин
Телефон:
267-68-31
Email:
Гималетдинова Язиля Илгизовна
Әйдәп баручы киңәшче
Телефон:
267-68-31
Email:
Җиһаншина Дания Сабир кызы
Телефон:
267-68-31
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International