Административ бүлек

назад
Үзенә йөкләнгән бурычлар нигезендә түбәндәге функцияләрне гамәлгә ашыра:
  • электрон-хисаплау һәм оештыру техникасы, җиһазлар, хуҗалык инвентаре, материаллар, туплый торган әйберләр, канцелярия кирәк-яраклары һәм башка товар-матди кыйммәтләр белән министрлык хезмәткәрләрен үз вакытында тәэмин итү;
  • җитештерү санитариясе һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм нормалары нигезендә министрлыкның хезмәт биналарына һәм бүлмәләренә, анда урнашкан инженерлык һәм хуҗалык җиһазларына (яктырту, җылыту, вентиляция, су белән тәэмин итү һәм каравыл сигнализациясе системасына) үз вакытында һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтү;
  • министрлык бүлекчәләренең хезмәт бүлмәләренә планда каралган һәм планнан тыш, шулай ук профилактик ремонт эшләрен үткәрүне оештыру;
  • хезмәтләр күрсәтүгә, министрлык һәм аның бүлекчәләре тарафыннан җылылык, энергия ресурсларын куллануга шартнамәләр төзү өчен кирәк булган документларны тутыру; алга таба тикшереп тору һәм исәпкә алу өчен хуҗалык чыгымнарының агымдагы планнарын һәм сметаларын эшләү;
  • министрлыкка беркетелгән төзекләндерү, яшелләндерү һәм җыештыру, министрлыкның җаваплы хезмәткәрләренә транспорт хезмәте күрсәтү һәм аннан рациональ файдалануны тикшереп торуны гамәлгә ашыру эшләрен оештыру;
  • министрлык эшчәнлеге өлкәсендәге конгрессларны, конференцияләрне, семинарларны, күргәзмәләрне һәм башка чараларны әзерләү, оештыру һәм аларга хезмәт күрсәтү.
Науменко Светлана Анатольевна
Административ бүлек
Науменко Светлана Анатольевна
Телефон:
267-68-75
Email:
Шәйдуллина Рәшидә Ильяс кызы
Өлкән белгеч
Телефон:
267-68-75
Email:
Фасхиева Диана Наиловна
Телефон:
267-68-75
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International