Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы, гражданның мөрәҗәгатен карау кысаларында, рөхсәтсез калдыклар ташлау урынын оештыру мәсьәләсе буенча тикшерү үткәрде.
Прокурор тикшерүе барышында ачыкланганча, Казан шәһәренең Совет районында, «Төзүче» коммерциясез бакчачылык ширкәте янында, җирле әһәмияттәге аерым саклана торган табигать территориясендә - «Аккош күле» шәһәр урманында гомуми мәйданы 137,27 кв.м тигез булган төзелеш калдыкларының рөхсәтсез рәвештә булдырылган чүплеге барлыгы ачыкланган.
Хокук бозуларны бетерү максатыннан, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе адресына 2021 елның 14 маенда прокуратура күрсәтмә кертә.
Казан шәһәренең Совет районы хакимиятенә бирелгән мәгълүмат нигезендә, әлеге чүплек бетерелде.
Соңгы яңарту: 2022 елның 27 марты, 22:03