Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы, күзәтчелек эшчәнлеге барышында, су объектлары акваториясен биләп торган җир кишәрлекләрен булдыру буенча күп санлы фактларны ачыклый

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы, күзәтчелек эшчәнлеге барышында, су объектлары акваториясен биләп торган җир кишәрлекләрен булдыру буенча күп санлы фактларны ачыклый.

Мәсәлән, Татарстан Республикасында табигатьне саклау прокуратурасының дәгъва гаризасы буенча Куйбышев сусаклагычы акваториясенең 7 гектарыннан артыгы бушатылган.

Тикшерү барышында ведомство Куйбышев сусаклагычы акваториясенең бер өлешен биләп торган җир кишәрлекләрен законсыз формалаштыру фактын ачыклый.

Прокуратура Татарстан Республикасы буенча Дәүләт регистрациясе, кадастр һәм катография буенча федераль хезмәт идарәсе белгечләрен җәлеп итеп үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә, Куйбышев сусаклагычы акваториясенә 7 гектардан артык (71,709 кв.м) җир кишәрлекләре салу факты ачыкланды.

Ачыкланган хокук бозулар Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетына прокуратурның күрсәтмәләр кертүе өчен нигез булды. Муниципаль орган әлеге җир кишәрлекләре турындагы мәгълүматларны Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан чыгару буенча озак вакытлар нәтиҗәле чаралар күрегә бәйле рәвештә, прокуратура судка дәгъва гаризалары биргән.

Суд прокурор таләпләрен тулы күләмдә канәгатьләндергән, күрсәтелгән җир кишәрлекләре чикләре турындагы белешмәләрне Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан төшереп калдыру турында карарлар кабул иткән.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы буенча Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестры идарәсе күрсәтелгән җир кишәрлекләре чикләре турындагы мәгълүматларны Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан төшереп калдырды.

Соңгы яңарту: 2022 елның 27 марты, 22:04

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International