КАЗАН РАЙОНАРА ТАБИГАТЬ САКЛАУ ПРОКУРАТУРАСЫ ФЕДЕРАЛЬ ӘҺӘМИЯТТӘГЕ АЕРУЧА САКЛАНА ТОРГАН ТАБИГАТЬ ТЕРРИТОРИЯСЕ - "ТҮБӘН КАМА" МИЛЛИ ПАРКЫ ЧИКЛӘРЕНДӘГЕ УРМАН КИШӘРЛЕКЛӘРЕ АРЕНДАТОРЛАРЫН ТИКШЕРДЕ

Тикшерүләр үткәрү барышында аеруча саклана торган табигать территориясе җирләрен арендага алучыларның урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәве ачыкланды, бу территорияләрнең янгынга каршы төзекләндерелүе тиешле дәрәҗәдә булмауда, урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү чаралары белән тиешенчә тәэмин ителмәүдә чагылды.

Прокуратура шулай ук федераль әһәмияттәге аеруча саклана торган табигать территориясе чикләрендә урман фонды җирләреннән файдалану режимын бозу очракларын ачыклады.

Әйтик, кайбер арендаторлар арендага алынган урман кишәрлекләреннән урманнарны үзләштерү проекты булмаган килеш, яисә ялган мәгълүматлы проектларны кулланып файдалана.

Моннан тыш, "Казан (Идел буе) федераль университеты" югары белем бирүче федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең Чаллы институты (филиалы) тарафыннан "Дубки" студентлар-спорт сәламәтләндерү комплексын урнаштыру өчен арендага алынган территориядә япмасы һәм әйләнә-тирәлеккә пычраткыч матдәләр эләгүгә юл куймый торган башка җайланмалары булмаган җирдә җитештерү һәм куллану калдыклары җыелу факты ачыкланды.

Ачыкланган хокук бозулар белән бәйле рәвештә, районара прокуратура Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.32 ст. 1 өлеше һәм 8.39 ст. буенча административ хокук бозулар турында эш кузгату турында карар чыгарды, закон бозуларны бетерү турында күрсәтмә кертте.

"Түбән Кама" Милли паркы чикләрендә 6 урман кишәрлеге арендаторлары эшчәнлегендә федераль закон таләпләрен бозуның шундый ук очраклары ачыкланды.

Закон бозуларны бетерү прокуратура тикшерүендә тора.

Соңгы яңарту: 2018 елның 17 ноябре, 20:31

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International