Кара тимер ватыгын кабул итүче оешма Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләренең күз уңына тәүге тапкыр 2017 елның апрелендә эләккән.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Кама Тамагы районының Сөйки урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына Җир йөзендә төп тереклек чыганагы – су турында сөйләде.
Тирәлегебезгә игътибарлы булмасак, без үзебезне-үзебез үк харап итәргә мөмкинбез. Мондый куркыныч хәлләр килеп чыкмасын өчен экологик культура булдыруның файдасын аңлау кирәк. Ә инде аны булдыруны үзеңнән һәм балаларыңнан башлау шарт. Балачактан сеңдерелгән белемнәр һәм гадәтләр үскән саен төгәл генә фикер-инануларга әйләнә.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары ел башыннан бирле Казан территориясендә 10нан артыграк рөхсәт ителмәгән кар өемен ачыклаган инде. “Кояшлы шәһәр” торак комплексы территориясен пычратуда гаепле закон бозучыларның чираттагысы административ җаваплылыкка тартылган әнә.
Акчалата җәза ике тапкыр үскән. Самара шәһәре Ленин районы суды карары белән “Мәк” ҖЧҖгә салынган штраф күләме, административ җәзаны үтәүдән качып йөргәне өчен, 100 мең сумга арттырылган.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә “кайнар линия” телефоны аша йөк автотранспортын законсыз юу турында шикаять кергән. Тикшерү барышында Чаллыда бер автомойканың, үзбелдеклеләнеп, рөхсәтсез генә корып куелганлыгы билгеләнгән.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Буаның “Теремок” балалар бакчасына йөрүче нәниләргә кышкы суыкларда канатлы дусларыбызга ничек ярдәм итеп булу турында сөйләгән.
Узган елның декабрендә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Тукай районының “Подсолнухи” бистәсе янәшәсендә карны рөхсәт ителмәгән урынга аударып калдыруның беренче очрагын ачыклаган.
Җир асты байлыкларыннан тиешле шартларны санга сукмыйча файдалану очраклары әледән-әле кабатланып тора. Бүген Татарстан Республикасы Югары судында җир асты байлыкларыннан файдаланучы белән экологлар арасындагы әнә шундый бер очрак буенча тарткалаш табигатьне саклаучылар файдасына төгәлләнгән.
Мәгариф өлкәсендә “экологик тәрбия” төшенчәсе – әле яңа төшенчә. Җәмгыятебез үз алдына бурыч – экология проблемаларын аңлаучы, бу җәһәттән җитәрлек белемнәргә ия булучы, ә иң мөһиме – әйләнә-тирә мохитнең торышына карата җаваплылык тоючы, аны үзенең бер өлеше итеп сизүче буын тәрбияләү бурычын куйды. Шулай итеп, хәзер мәктәптә экологик белем бирү көн кадагына суга торган мәсьәләгә әйләнде.