ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2017 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Яшел Үзән районында массакүләм өмәдә катнашты. Республиканың баш экологы белән бергә территорияне төзекләндерергә районның башкарма хакимияте вәкилләре, хезмәт коллективлары, студентлар һәм укучылар чыкты. Уртак көч белән Казан – Яшел Үзән автотрассасының кырые полосасын тәртипкә китерделәр, аны чүп-чардан, чыбык-чабыктан һәм корыган агачлардан чистарттылар. 

Әлмәт предприятиеләреннән берсенең территориясе чүп-чар – автомобиль шиннары, кара һәм төсле металл ватыклары, синтетик материаллар, иске көнкүреш техникасы, төзелеш чүп-чары белән тулган. Мәйданы 7000 м2. Калдыкларны санкциясез урнаштыру веротолетта очып тикшерү вакытында ачыкланды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары закон бозучыларга карата административ тикшерү кузгатты.

Лениногорск кешеләре 22 һәм 29 апрельдә урамнарны һәм паркларны яфраклардан һәм чүптән чистартырга чыгачак. Гомумшәһәр өмәсен үткәрү мәсьәләләрен бүген шәһәр администрациясе киңәшмәсендә карадылар. Мероприятиедә районның башкарма хакимияте вәкилләре, предприятиеләр, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе җитәкчеләре катнашты. Экология министрлыгы белгечләре санитар-экологик икеайлык кысаларында Татарстанның барлык торак пунктларының тәртипкә китерелергә тиешлеге турында ассызыклап үтте. 

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Кайбыч районында металл, үзагач, кирпеч, резин покрышкалар ташланган урыннарны ачыклап теркәде. Зур Кайбыч авылының санитар хәле буенча рейд барышында калдыкларны урнаштыруның биш санкциясез урыны ачыкланды. 

Әлмәттә яшәүчеләр файдаланылган материаллардан эшләнгән әйберләр күргәзмәсе оештырдылар. Шәһәр паркларының берсендә “ЭКО-күргәзмә”дә алар 40тан артык гаилә экспонаты күрсәттеләр. Катнашучыларның иҗади эшләрен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре, Әлмәт районы Экология департаменты вәкилләре, “Кадрлар резервы” республика проектында катнашучылар, “Экосервис” ГАҖ хезмәткәрләре бәяләде.


20
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Велосипедлар һәм турист палаткалары татарстанлыларны көтә. Призларны Казанда, Өмәнең Үзәк мәйданчыгында уйнатачаклар. #ЭКОяз2017 табигать саклау акцияләрендә катнашучының махсус флаерына ия булган һәркем катнаша ала. Флаерны генераль җыештыру үткәрүдә үзенең шәһәренә, районына булышкан кешеләр ала ала. Бары тик өмәгә чыгарга, территорияне чүптән арындыру буенча мероприятиедә катнашырга, бу турыда үзегезнең территориаль идарә (телефоннар түбәндәрәк күрсәтелгән) экологларына хәбәр итәргә һәм төп приз - велосипедка дәгъва иүчеләрнең берсе булып китәргә кирәк. 


19
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Буаның “Алтынчәч” мәктәпкәчә учреждениесендә тәрбияләнүчеләр #ЭКОяз2017 акциясенә кушылдылар. Мероприятие кысаларында балалар әти-әниләре белән бергә канатлы дуслар өчен сыерчык оялары ясады. Кечкенә өйләр ясау нәниләрдә бик зур кызыксыну уятты. Педагоглар билгеләп үткәнчә, балалар иҗади чарада актив катнашкан. Һәркайсы үзенең дусларын ясаган әйберсенең үзенчәлекле дизайны һәм гадәти булмаган формасы белән гаҗәпләндерергә тырышкан. 

Татарстан укучылары икенче Бөтенроссия табигать саклау, экологик-мәгърифәти, иҗади проектлар конкурсында җиңүчеләр булды. Мероприятие “Синең табигать” коммерцияле булмаган автономияле оешма тарафыннан Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы булышлыгы белән уздырылды. Укучылар 2016 ел – 2017 елның беренче кварталы дәвамында экология, табигать саклау һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә региональ проектлар эшләделәр һәм гамәлгә ашырдылар. 

“Табигатьне саклау – тормышны саклау дигән сүз”. Буаның Үзәк китапханәсендә шундый девиз астында ЭКОдәрес узды. Мероприятиедә шәһәр мәктәпләре укучылары катнашты, алар экологиянең актуаль проблемаларыннан берсен – кеше эшчәнлегенең әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтысын күрсәтә торган театральләштерелгән тамаша куйдылар.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буа районының санитар хәле буенча рейд үткәрде. Экологларның игътибарын ике авыл җәлеп итте: Бикмураз һәм Түбән Наратбаш. Торак пунктларда экологлар калдыклар урнаштыруның 8 санкциясез урынын теркәде, анда металл ватыклары, үзагач, кара металл, автомобиль шиннары. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International