ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Бу дөньяда нинди кошлар бар, һәм алар кайларда яши? Кайсылары туган төбәгебездә кышларга кала, кайсылары көньякка очып китә? Әлмәт шәһәренең 35нче балалар бакчасына йөрүче сабыйлар, әнә шул сорауларга җаваплар табып, канатлы дуслар турында белемнәрен чарлады. Биредә “Кошлар – безнең дусларыбыз” дигән чара булып узды. 

Бүген халыкара экология белемнәре көне билгеләп үтелә. Экологик яктан агарту белән шөгыльләнүче кешеләр өчен генә түгел, бәлки планетабызда яшәүче барча кеше өчен дә зур әһәмияткә ия булган көн бу.

Ел башыннан бирле Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 1121 мөрәҗәгать кергән. Шуның 225е – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.


13
апрель, 2019 ел
шимбә

Александр Шадриков Хөкүмәт йортында санитария-экология икеайлыгы кысаларында ике атналык эш нәтиҗәләре турында сөйләп үтте. Биредә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында киңәшмә булып узды. Табигатьне саклау ведомствосы җитәкчесе үзенең чыгышында табигатьне саклаучыларның закон бозу очракларын кисәтү һәм ачыклау буенча барлык оешмалар белән актив төстә уртак эш алып баруы турында сөйләде. “Барлык муниципалитетлар тәртип салуга кереште. Атна уртасында һәм ахырында өмәләр үткәрелде. Юллар, тукталыш павильоннары чистартыла-җыештырыла”, – дип билгеләп үтте  Александр Шадриков.


12
апрель, 2019 ел
җомга

Республикабыз предприятиеләре һәм оешмаларының территорияләре барлык экология һәм санитария-эпидемиология таләпләренә туры килергә тиеш.

17 апрель көнне Алексеевск һәм Спас районнарында экология мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү була. Районнарда яшәүчеләр сорауларына ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов җавап бирәчәк.

Лениногорскида ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре шәһәр территориясенә рейд ясау барышында туфракта рөхсәт ителмәгән урыннарда калдыклар өемнәренә тап булган.

Түбән Каманың булачак экологлары – Балалар экология-биология үзәгенә йөрүче укучылар ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе махсус аналитик контрольлек инспекциясендә булды. 

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министр Александр Шадриков рәислегендә ташландык суларны агызу чыганакларын автоматлаштырылган контрольлек системалары белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрелде.


11
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының  Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Лениногорск шәһәрендә Агадуллин урамында түбә алыштырганнан соң ташлап калдырылган төзелеш калдыкларына юлыккан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International