Рухи сөйләшүләр һәм җылы хатирәләр атмосферасы. Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсендә узган тармак ветераннары белән очрашуны нәкъ менә шулай характерларга мөмкин. Өлкәннәр көненә багышланган ункөнлек кысаларында идарә коллективы чәй өстәле оештырды һәм өлкән хезмәттәшләренә бүләкләр тапшырды.