«Яшел Зачет» Бөтенроссия экология конкурсына сайлап алу туры 15 декабрьгә кадәр дәвам итә, ул «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә. Конкурс яшьләр арасында экологик һөнәрләргә кызыксынуны үстерүгә, шулай ук экологик грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итә.