Экология министрлыгына МХО зонасы сугышчыларыннан рәхмәт сүзләре белән кире элемтә килде. Ватанны саклаучылар көне алдыннан Экология министрлыгы хезмәткәрләренең балалары безнең геройларга истәлекле бүләкләр җибәрделәр.Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, быел балалар бакчаларындагы нәниләр күңелгә үтеп керерлек рәсемнәр ясадылар, ә укучылар шигырьләр белән хатлар яздылар.
Бүген экология министры Александр Шадриков ведомствоның йомгаклау коллегиясендә докладын бер минут тынлык белән башлады.