ЯҢАЛЫКЛАР


2
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Идел-Кама тыюлыгы яңа эш транспорты рәвешендә сизелерлек ярдәм алды. Республика Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тыюлыкны саклау бүлеге өчен яңа автомобильләр сатып алуда ярдәм күрсәтте. Учреждение гаражы 3 УАЗ (ЭКСПЕДИЦИЯ һәм кече урман патруле комплексы) һәм LADA Niva Travel автомобиле белән тулыландырылды. Кирәкле җайланмалар белән җиһазландырылган внедорожниклар табигатьне саклау кагыйдәләрен бозуларны кисәтүдә һәм оператив хәл итүдә, тыюлык территориясендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдә таяныч булачак. Сак бүлеге хезмәткәрләре яңа автомобильләрне бәяләделәр һәм аларны тыюлык өчен юбилейлы яңа елда куллануга керешергә әзер. 2025 елда тыюлык үзенең 65 еллыгын билгеләп үтәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International