Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч һәм Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәпләре укучылары “ЭКА” төбәкара экология оешмасы тарафыннан игълан ителгән “Кислородны мөмкин кадәр күбрәк” акциясенә кушылды.
Узган елгы корылык нәтиҗәсендә Россиянең күп кенә төбәкләрендә урманнарда янгыннар күзәтелде. “ЭКА” бу акцияне шул зыянны каплау, табигый байлыгыбызны арттыру максатын күздә тотып, илебезнең 40 төбәгендә үткәрә. Укучылар мәктәп бакчасына агач үсентеләрен утыртып, үз питомникларын булдыра. Ике мәктәптә дә 500 дән артык төп карагай агачы утыртылган. Агачларны ике ел дәвамында карап үстер¬гән¬нән соң, аларны районны яшелләндерү максатында төрле урыннарга күчереп утыртачаклар, дип хәбәр итә “Кайбыч таңнары” газетасы.