Бүген Казан башкарма комитетында кайчагында санкцияләнмәгән чүплек урынына әверелүче тузган корылмаларга бәйле проблема хакында фикер алыштылар.
Казан башкарма комитетының административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Рамил Муллинның сүзләренә караганда, бүгенге көндә шәһәрдә 119 санкцияләнмәгән чүплек исәпләнә. Әмирхан, Гаврилов, Глушко урамнарындагы чүп-чар өемнәре борчу уята. Казанның Тукай, Нариманов, Мәскәү, Т.Гыйззәт урамнарындагы тузган корылмалар аерым билгеләп үтелде. Милекчеләр йортларны сүтәргә ашыкмый, шуның нәтиҗәсендә әйләнә-тирә территория чираттагы чүп-чар өеменә әверелә.
“Әлеге территорияләр чүп үләннәре басып киткән, үтеп чыгу мөмкин булмаган көнкүреш калдыклары өемен хәтерләтә. Өстәвенә, алар йогышлы чирләрнең ихтимал чыганагы да”, - диде Р.Муллин.
ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарә инспекциясе башлыгы Рәшит Хөсәенов билгеләп үткәнчә, бер генә милекче дә җаваплылыктан качып котыла алмаячак. Кара исемлектә 200 дән артык кеше бар инде. “Үзебезнең сайтта без вертолеттан төшерелгән чүп-чар өемнәренең фотоларын урнаштырачакбыз. Аларда әлеге участок хуҗасының төгәл урыны күрсәтеләчәк, фотолары урын алачак. Үз “геройларын” бөтен кеше белеп торсын”, - дип ассызыклады Р.Хөсәенов.
"Татар-информ"