Бүген ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре, экология милициясе вәкилләре Казанның Мәскәү районы территорияләрендәге чисталык мәсьәләсен күзәтү өчен рейдка чыкты. Республикада 1 апрельдән башланып киткән санитар-экологик чисталык икеайлыгы барышында биредә әллә ни зур чүплекләр ачыкланмаган. Бу хакта журналистларга биргән әңгәмәсе барышында Казан шәһәренең Мәскәү һәм Киров районнары хакимиятенең тышкы төзекләндерү бүлеге башлыгы Александр Батманов хәбәр итте.
- Ачыкланган җитешсезлекләрнең күпчелеге өчен район хакимияте гаепле, - ди ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе махсус инспекциясе башлыгы Тимур Гыйльметдинов. - Район территориясендә урнашкан чүплек мәйданнары СанПин кагыйдәләренә туры килми. Бу бигрәк тә шәхси секторга кагыла. Чүплекләр тиешле коймалар белән уратып алынмаганлыктан, чүп түгәргә килүче аны кая урнаштырырга белми аптырый.
131 нче федераль закон нигезендә каты көнкүреш калдыкларын җыеп алу, урнаштыру һәм юк итү мәсьәләләрен хәл итү җирле үзидарә даирәсендә хәл ителергә тиешле мәсьәлә. Әлеге эшләр өчен планлаштырылачак бюджет суммасы да шуңа нигезләнеп формалашырга тиеш.
"Татар-информ"