Санитар-экологик чисталык икеайлыгы барышында күләме зур булмаган 4 чүплек урыны ачыкланган

2011 елның 18 мае, чәршәмбе
Республикада уза торган санитар-экологик чисталык икеайлыгы кысаларында, бүген экология милициясе хезмәткәрләре, ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре, төбәк матбугаты журналистлары белән берлектә, Казан шәһәренең Мәскәү районы территориясенә рейд белән чыкты.
Рейд барышында барлыгы ике объект каралды. Аның беренчесе - Туфан урамының шәхси сектор яныннан үтә торган поезд юлы тирәсе, икенчесе - Коломенская урамындагы 14 нче, 16 нчы йортлар артында урнашкан ерганак буйлары иде. Аларның һәркайсында да каты көнкүреш калдыклары җәйрәп ята.
- Чисталык икеайлыгы барышында Мәскәү районы территориясе буенча 4 чүплек урыны ачыкланды. Әмма мәйданнары буенча аларның берсе дә “чүплек” статусына туры килми, - ди Казан шәһәре Мәскәү һәм Киров районнары хакимиятенең тышкы төзекләндерү бүлеге башлыгы Александр Батманов.
Җитәкче сүзләреннән аңлашылганча, рейд вәкилләре булган объектның беренчесе 20 май көненә, ә икенчесе 6 июньгә чаклы чистартылып бетерелергә тиеш. Ә Мәскәү районындагы шушындый тәртипсезлекләрне бетерү өчен исә быел бюджеттан барлыгы 700 мең сум акча каралган.
 “Татар-информ”
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International