Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Яр Чаллының Үзәк районындагы территорияне, Минзәлә тракты участогы янәшәсендәге 120а тикшерделәр.
Тикшерү барышында җитештерү һәм куллану калдыкларын - көнкүреш һәм төзелеш чүп-чарын, шулай ук автомобиль бамперларын законсыз урнаштыру ачыкланган.
Пычранган участокның гомуми мәйданы 109 кв. м тәшкил иткән, күләме - 27,25 куб. м.
Яр Чаллы башкарма комитеты адресына чүплекне бетерү турында күрсәтмә җибәрелде.
Хәзерге вакытта хокук бозу юк ителгән.