Тукай районында экологлар ике зур чүплек тапкан

2026 елның 1 июле, чәршәмбе

Тукай районы мониторингы кысаларында Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозу очракларын теркәгәннәр.

«Станкостроитель» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә экологлар рөхсәтсез калдыклар туплауны теркәгәннәр.

Беренче чүплекнең мәйданы 1012 кв. м, күләме – 303 куб. м.

Кисәтү Татарстан Республикасы Тукай районының Сәмәкәй авыл җирлеге башкарма комитетына җибәрелде.

Икенче чүплекнең мәйданы 537 кв. м, күләме – 107 куб. м.

Җир кишәрлегенең физик затныкы булуы ачыкланган. Хокук бозучыга шулай ук кисәтү белдерелде.

Тэги: эконадзор
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International