800 квадрат метрдан артык. Яр Чаллыда экологлар ике чүплек тапкан

2026 елның 26 июне, җомга

Чаллы мониторингы кысаларында Кама буе идарәсе инспекторлары җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлешендә табигатьне саклау законнарын бозуны теркәгәннәр. 

Беренче чүплекне экологлар Металлургия урамы янында ачыклаганнар. Бозу мәйданы 738 кв. м, күләме 295 куб. м.

Шәһәрнең башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү җибәрелгән.

Моторная урамы янында икенче рөхсәтсез чүп-чар җыю урыны теркәлгән. Чүплекнең мәйданы 99 кв. м, күләме - 40 куб. м.

Җир кишәрлегенең хокук иясе юридик зат зат булуы ачыкланган.

Хокук бозучыга шулай ук кисәтү һәм чүплекне бетерү таләбе җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International