Түбән Кама районында экологлар кисәтүләреннән соң ике чүплек бетерелде

2026 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Элегрәк Кама аръягы идарәсе инспекторлары Түбән Кама районына мониторинг үткәргән иде. Территорияне тикшергәндә экологлар табигатьне саклау законнарын бозу очракларын ачыклаганнар.

20 кв. м мәйданлы беренче чүплек Түбән Каманың Чабьинская урамында теркәлгән.

Калдыкларны рөхсәтсез җыюның икенче урыны Красный Ключ бистәсендә теркәлгән. Чүплекнең гомуми мәйданы 28 кв. м тәшкил иткән.

Түбән Кама районы башкарма комитетына экологлар табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтүләр юлладылар.

Бүгенгә ике чүплек тә бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International