Иртәгә, 20 сентябрьдә, 10:00 сәгатьтә Зөбәрҗәт күлендә көзнең төп өмәсен үткәрү өчен җыелачакбыз. Территорияне җыештыру «Яшел Россия» Бөтенроссия өмәсе һәм «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Россия суы» акциясе кысаларында узачак.
88 команда катнашуга гариза биргән инде. 352 кеше «Чисталык марафоны» квест-уенында җиңү өчен көрәшәчәк. Ә РГҖ дайверлары сулыкны чүп-чардан чистарту өчен күл төбенә төшәчәк.
Өмә вакытында интерактив мәйданчыклар һәм мастер-класслар эшләячәк. Балалар ата-аналары белән бергә Россия һәм Татарстанның магнит картасын җыя, диңгез төеннәрен бәйләргә һәм калдыкларны дөрес сортларга өйрәнә алачак. Традиция буенча барлык катнашучыларны концерт программасы һәм кыр кухнясы көтә.
Теркәлү 9:00 сәгатьтә башлана һәм 9:50 сәгатькә кадәр Зөбәрҗәт күле территориясендә дәвам итәчәк. Өмә өчен кирәкле бөтен инвентарь урында биреләчәк. Бу көзнең төп экологик вакыйгасына бөтен гаиләгез белән килегез!
Исегезгә төшерәбез, өмәне Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр экология иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасындагы Рус география җәмгыяте бүлеге һәм Казан администрациясе оештыра.