Кукмара районын мониторинглау кысаларында Төньяк идарә инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозу очрагын ачыкладылар.
Татар Толлысы авылы янында экологлар рөхсәтсез калдыклар туплау урынын ачыкладылар. Хокук бозуның гомуми мәйданы 1200 кв.м тәшкил итә.
Чүплек Кукмара районы бюджетына кергән экологик түләүләр хисабына гамәлгә ашырыла торган табигатьне саклау чаралары исемлегенә кертелде. Ликвидация эшләре ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән район башкарма комитеты арасында имзаланган килешү кысаларында алып барылды.
Бүгенгә калдыкларны рөхсәтсез җыю урыны бетерелгән.