Баулы шәһәр зиратларында өмә узды

2025 елның 17 июне, сишәмбе

Экологик чарада ТР Экология министрлыгының Ык буе идарәсе инспекторлары Баулы районы предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре белән бергә катнашты.

Экологлар һәм башка катнашучылар корыган агачларны һәм ботакларны җыештырдылар, зират территорияләрен чүп-чардан чистарттылар. 10 берәмлектән артык техника җәлеп ителгән иде. 300 кубометрдан артык җыелган барлык чүп-чар каты көнкүреш калдыклары полигонына чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International