Экологик икеайлыкны тәмамлау өмәсе Комсомольское күлендә узачак

2025 елның 30 мае, җомга

Инде иртәгә, 31 майда 10:00 сәгатьтә Комсомольское күле территориясендә «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән экоакция узачак. Программада барлык теләүчеләр өчен квест-уеннар, мастер-класслар, ярларны җыештыру һәм кайнар кыр кухнясы әзерләнгән.

«География дәресе ТҮГЕЛ» кысаларында А.А. Леонов исемендәге Рус география җәмгыятенең су асты-тикшеренү отряды катнашында «Күңелле стартлар» узачак. Катнашучылар дайвинг кагыйдәләрен беләчәк, Татарстан картасында географик объектлар эзләү белән шөгыльләнәчәк, диңгез төеннәрен бәйләргә, сирәк очрый торган хайван һәм үсемлек төрләрен билгеләргә өйрәнәчәк һәм спил-карта җыячак.

Җыештыру узгач һәм экоквесттан соң «Табигатьтә фенологик үзгәрешләр» рәсем конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак. Конкурс яшь натуралистлар арасында уза һәм сезоннарга бүленә: кыш, яз, җәй һәм көз. Өмә кысаларында жюри иң яхшы язгы эшләрне сайлап алачак һәм бүләкләячәк.

Исегезгә төшерәбез, экоакциядә катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк: 

https://forms.gle/JVtiN9V2GeLp2Xw89 

Оештыручылар – ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Рус география җәмгыятенең ТРдагы төбәк бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International