2025 елның 26 апрелендә санитар-экологик икеайлык һәм «Экояз 2025» республика конкурсы кысаларында үзәк республика өмәсе узачак. Аны уздыру урыны итеп Казанның Тынычлык бистәсендәге Каенлык сайланды.
Үзәк республика өмәсе «Чиста уеннар» квесты форматында узачак. Теләге булган һәркем, 4 кешелек командага берләшеп һәм уенга сылтама буенча теркәлеп, катнаша ала: https://forms.yandex.ru/u/67ff68a94936397d3e3a8e3f/. Теркәлү 2025 елның 24 апреленә кадәр дәвам итәчәк.
Өмә үткәрү урынына ничек барып җитәргә:
1. Җәмәгать транспорты: 33, 22, 34. 4, 45 автобусларында Универсиада авылы тукталышыннан Ферма-2 тукталышына кадәр.
2. Каенлыкка кадәр электричкада: Казан-Пасстан 9:24 чәг. китә, Каенлык станциясенә 9:35 килеп җитә.
3. Үз транспортың белән (уздыру урыны алдында уңайлы парковка урыны бар).
4. Катнашучылар өчен трансфер Җиңү проспекты 21,а адресы буенча тукталыштан («Җиңү Проспекты» метро станциясе):
1 рейс - 9:30
2 рейс - 9:45
3 рейс -10:00
4 рейс -10:15
Ничек кире кайтырга:
1. Җәмәгать транспорты (шундый ук маршрутлар)
2. Каенлык станциясеннән электричка белән 14:02 сәг китә һәм Казан-Пасс вокзалына кадәр бара.
3. Үз транспортың белән.
4. Чара парковкасыннан «Җиңү Проспекты» метро станциясенә кадәр трансфер:
1 рейс - 13:05 (2 автобус)
2 рейс - 13:30 (2 автобус)
Республиканың үзәк өмәсе ничек узачак:
9:40 - 10:40 катнашучыларны теркәү
10:15-11:10 концерт программасы, интерактив программа башлана, зарядка
11:10 – 12:10 җыештыру
12:10 – 13:10 йомгак ясау, кыр кухнясы
13:10 өмәне тәмамлау
Масштаблы экологик вакыйгага кушылыгыз! Яраткан Татарстанда бергәләп чисталык урнаштырачакбыз!