Санитар-экологик икеайлык кысаларында парклар, скверлар, Бөек Ватан сугышы мемориаллары һәм аларга якын Питрәч районы территорияләре чистартылды.
Чәршәмбе һәм шимбә өмәләрендә Керәшен Сәрдәсе, Ленино-Кокушкино, Күн һәм Питрәч авыл җирлекләрендә яшәүчеләр катнашты. Алар бердәмлек һәм туган республикабыз турында чын кайгыртучанлык күрсәттеләр.
Исегезгә төшерәбез, 2025 ел Ватанны саклаучылар һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы елы дип игълан ителде.