«Без чисталык өчен» Бөтенроссия өмәләре атнасына кушылыгыз!

2025 елның 4 апреле, җомга

18-27 апрельдә «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән бөтен ил буйлап: «Экосистема» хәрәкәте һәм Росмолодежьдан Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә Добро.рф ярдәме белән  паркларны, елга ярларын, шәһәр ишегалларын, мемориалларны һәм табигый территорияләрне җыештыру буенча масштаблы экологик акцияләр узачак.

Татарстанда Бөтенроссия өмәләр атнасы «Чиста булачак» экология хәрәкәте һәм Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә уза. Теләге булган һәркем республикабыз почмакларын җыештыру буенча уртак эшнең бер өлеше була ала.

Чисталыкка үз өлешеңне кертү өчен:
⦁ Үз шәһәрегездә өмә оештырыгыз яки чарага волонтер сыйфатында кушылыгыз;
⦁  #мызачистоту #МыВместе #движениеэкосистема #Росмолодежь хэштегларын кулланып, социаль челтәрләрдә җыештыру моментлары белән уртаклашыгыз һәм креатив постлар конкурсында катнашыгыз;
⦁ Добро.рф: clck.ru/3KDVpA платформасындагы акциягә кушылыгыз;
⦁ «Экосистема» хәрәкәтенең  https://vk.com/ecodvizhenie16 һәм «Чиста булачак» https://vk.com/budetchisto_tatar региональ бүлекчәләре төркемнәрендә җыештыруга мохтаҗ локацияләр өчен тавыш бирүдә катнашыгыз 

Иң актив катнашучылар, оештыручылар һәм төбәкләр бүләкләр алачак, әмма төп нәтиҗә — чиста табигать һәм уңайлы шәһәрләр. Кушылыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International