Ихата урынына – җимерекләр. Бөгелмәдә биналар җимерелгәннән соң 1000 кв. метрдан артык мәйданлы чүплек барлыкка килгән.

2024 елның 2 июле, сишәмбе

Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә Бөгелмә шәһәрендә калдыкларны туфракка ташлау турында мөрәҗәгать килде. Төзелеш чүп-чарлары монда ишегалдында ремонт эшләреннән соң барлыкка килгән булып чыкты. Шәһәрнең Газинур Гафиятуллин, Карл Маркс урамнары һәм 9нчы тыкрыгындагы күпфатирлы йортлар территориясендә иске сарайлар һәм гаражлар сүтелгән, бу 1105 кв.м. туфракның чүпләнүенә китергән.
Хәзерге вакытта гаепле затларны ачыклау һәм аларны административ җаваплылыкка тарту өчен барлык тикшерү материаллары Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлегенә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International