Александр Шадриков: «Без «Салават Күпере»ндәге проблеманы бергәләп хәл итәргә тиеш, чөнки кешеләрнең сәламәтлеге һава сыйфатына бәйле»

2023 елның 11 феврале, шимбә

Экология министры Александр Шадриков табигатьне саклау тармаклары җитәкчеләренең «ПЖКХ» идарәче компаниясе җитәкчелеге белән очрашуын башлап җибәрде. Ведомствоара киңәшмәнең төп максаты - «Салават Күпере» микрорайонында һава сыйфаты проблемасын хәл итү.

Исегезгә төшерәбез, 2022-2023 елларда Экология министрлыгына «Салават Күпере» торак комплексында яшәүчеләрдән һава сыйфатына күпсанлы шикаятьләр керде. Тикшерү һәм анализ нәтиҗәләре буенча берничә объектның, шул исәптән «ПЖКХ» идарәче компаниясенең Химия урамындагы каты коммуналь калдыклар полигонының йогынтысы зонасында күкертле водород микъдары артты. Федераль экологик күзәтчелеккә  караган объект буларак, барлык материаллар Россия Табигать күзәтчелегенең Идел-Кама төбәкара идарәсенә тапшырылды. Ведомство каты коммуналь калдыклар полигонына планнан тыш күчмә тикшерүне башлап җибәрде һәм объектны кулланганда тупас бозуларны ачыклады – бу проект документларыннан тайпылу, полигон периметры буенча пычранган фильтратның агып чыгуы һәм башкалар.

Шикаятьләр килүнең  туктамавын исәпкә алып, Экология министрлыгы ведомство башлыгы Александр Шадриков, Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Казан шәһәре башкарма комитеты катнашында узган ведомствоара киңәшмә инициаторы булды. Киңәшмәдә Росприроднадзорның төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров игътибарны «Салават Күпере» торак комплексында яшәүчеләрнең шикаятьләренә юнәлтте һәм Химия урамындагы каты коммуналь калдыклар полигонында тикшерү нәтиҗәләре буенча актны тагын бер кат яңгыратты.

Ул искәрткәнчә, «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ бер ай эчендә калдыкларны урнаштыру объектында ачыкланган барлык хокук бозуларны бетерергә тиеш. Табигатьне саклау ведомстволары җитәкчеләре «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ генераль директоры Дмитрий Петровның һава сыйфаты проблемасын хәл итү өчен якын арада күреләчәк чаралар турында докладын тыңладылар. Киңәшмә йомгаклары буенча беренче чираттагы бурычлар билгеләнде һәм Химия урамындагы каты коммуналь калдыклар полигоны ягыннан атмосфера һавасына чыгарып ташлауларны киметү буенча юл картасы эшләнә. Шул исәптән, бу ташлаулар чыганакларын инвентаризацияләүне һәм сәламәтлеккә куркыныч янауны бәяләү турындагы хисапны актуальләштерү. Каты коммуналь калдыклар полигоны районында атмосфера һавасы торышын Росприроднадзорның «Үзәк федераль округ буенча лаборатор анализ һәм техник үлчәүләр үзәге»  Федераль дәүләт бюджет учреждениесе алып барачак дип хәл ителде. Планны үтәү сроклары Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе тарафыннан контрольдә тотылачак. «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ директорына халык белән очрашу уздырырга һәм иң якын арада уздырылачак эшләр турында сөйләргә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International