Балаларда һәм яшьләрдә калдыкларны куллану һәм алар белән эш итүгә карата аңлы караш формалаштыру өчен, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә комплекслы экологик чаралар системасы булдыру максатында, «Балаларга мәктәпкәчә белем бирү һәм аларның ялын оештыру һәм аларны савыктыру федераль үзәге» ӨББ ФДБМУ тарафыннан калдыклар белән эш итү культурасын формалаштыру буенча «ЭкоХОД» бөтендөнья мәгариф проекты эшләнгән.
Россия төбәкләрендә проект үз эшен башлап җибәргән инде һәм 2021 елның декабренә кадәр дәвам итәчәк. Шушы вакыт эчендә гаилә командалары ярышлары форматында «Үз бакчаңны үстер», «Җир дуслары», «Чиста уеннар» акцияләре, шулай ук каты коммуналь калдыклар белән эш итү темасына сезонлы Бөтенроссия экологик онлайн-дәресләр сериясе узачак. Шулай ук «Алло! Без экоблогерлар эзлибез!» дигән иң яхшы инстаграм-аккаунтына онлайн-конкурс һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү темасына укучылар арасында сезонлы экологик онлайн-квизлар сериясен уздыру да планлаштырылган. Чаралар планында – экспертлар белән онлайн-очрашулар, әйдәп баручы экоблогерлардан мастер-класслар.
Проектта катнашу өчен укучылар, гаилә коллективлары, укытучылар, методистлар, белем бирү оешмалары, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында, өстәмә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүче һәм укучы балалар коллективлары, югары белем йортлары студентлары чакырыла.
«ЭкоХОД» проектында катнашу өчен проектның ecohod@ecobiocentre.ru почтасына персональ белешмәләрне эшкәртүгә ризалык җибәрегә һәм түбәндәге сылтамалар буенча электрон теркәлү узарга кирәк:
«ЭкоХОД» проектында аерым катнашучылар өчен – https://forms.gle/2ucpBYe2emRqf1dF7;
«ЭкоХОД» проектында катнашучы коллективлар өчен – https://forms.gle/M3SkcKqR3T27w1sj9.
https://fedcdo.ru/upload/news/2021/Положение%20ЭкоХОД.pdf адресы буенча тулырак мәгълүмат белергә һәм кушымта күчереп алырга мөмкин.