«ЭКОволна» яшьләр форумы үзенең юбилеен билгеләп үтте

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 20 маеннан 22 маена кадәр Крутушка поселогының «Байтик» савыктыру лагерында «ЭКОволна» яшьләр экологик оешмаларының бишенче республика форумы булып узды. Анда Татарстан Республикасының 26 муниципаль районыннан 170 экоактивист һәм 33 экологик берләшмә катнашкан.

Экспертлар белән очрашулардан башлап, мәдәни-күңел ачу чараларына кадәр – өч көнлек бай программа монда катнашучыларны битараф калдырмаган. 10 белем бирү мәйданчыгында ТР Экология министрлыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, шулай ук югары уку йортлары, төрле яшьләр хәрәкәтләре һәм республиканың иҗтимагый оешмалары вәкилләре кунак булды.

Экологик культураны үстерү турында сөйләштеләр, яңа экологик-агарту программалары, иҗтимагый берләшмәләрнең проектлары һәм конкурслары белән таныштылар, экологик юнәлешле бизнес эше турында белделәр. Спикерлар шулай ук катнашучыларга экотуризмны үстерү перспективалары һәм шул ук вакытта төбәкнең үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын саклау турында да сөйләде. Тулаем алганда, мөһим экологик мәсьәләләрне хәл итү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар һәм булачак проектлар өчен идеяләр тупладылар.

Форум барышында балалар, традиция буенча, әйләнә-тирәлекне саклауга һәм яшьләр арасында экологик культураны үстерүгә юнәлтелгән үз экологик инициативаларын тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International