Ел башыннан бирле экологлар тарафыннан гражданнарның 2304 мөрәҗәгате каралган

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 2304 мөрәҗәгать кергән.

Шуларның 422 – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.

Шулай ук экологлар тарафыннан «Халык контроле» системасы аша килгән 395 мөрәҗәгать, Министрлыкның электрон почтасы, «кайнар линия» телефоны аша һәм WhatsApp, Telegram элемтә каналлары аша килгән 750 хәбәр каралган. Гражданнарны шәхсән кабул итү барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша 737 мөрәҗәгать алынган.

Исегезгә төшерик, табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:

- (843)267-68-67 телефоны буенча;

-  eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;

- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясенә;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International