Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында ведомствоның территориаль идарәләре һәм республикадагы табигатьтән файдаланучы затларның мәнфәгатьле вәкилләре начар метеорологик шартлар (НМУ) чорында атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгаруны киметү чараларын планлаштыру һәм гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимында укулар узды.
Атмосфера һавасы пычрануын киметү чараларын планлаштыру һәм көйләү темасы һаваны саклау законнары үзгәрүгә һәм Россия Табигать министрлыгының «Начар метеорология шартларында атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгаруны киметү чараларына карата таләпләр раслау турында» 28.11.2019 № 811 боерыгы үз көченә керүгә бәйле рәвештә аеруча актуаль булды.
Начар һава шартлары булганда атмосфера һавасын пычрату дәрәҗәсен киметү буенча чаралар планын эшләү һәм аларны үтәүгә бәйле сорауларга Экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм экологик мониторинг идарәсе җитәкчесе Рәисә Шаһидуллина һәм экологик нормалаштыру бүлеге җитәкчесе Сергей Богатырев җавап бирде.
Чара йомгаклары буенча, мәнфәгатьле табигатьтән файдаланучылар тарафыннан Министрлыкка начар һава шартлары чорында Татарстанда оештырылган, атмосфера һавасына начар матдәләр чыгаруны җайга салу эшләренең нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәр җибәрүнең максатка ярашлы булу-булмавы тикшерелде.
Үткәрелгән укулар кысаларында тикшерелгән презентация материаллары белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/prezentatsiya-regulirovaniya-vibrosov-pri-nmu.htm