Чистай шәһәрендә тәрбияләнүчеләр экологлар лабораториясендә булып киткән

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

 Эколог эшенең үзенчәлекләре һәм лабораториядә тикшеренү алымнары методлары турында сөйләгәннәр. ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсенең Аналитик контрольлек буенча махсуслаштырылган инспекция хезмәткәрләре Чистай шәһәренең 28нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен экскурсия үткәргән. Экологлар балаларга тәҗрибә күрсәткән, лаборатор савыт-саба белән таныштырган һәм анализлар үткәргәндә кулланыла торган су бидистилляторы, һава аспираторы кебек җиһазларны күрсәткән.  «Мондый чаралар экологик тәрбия формалаштыруда мөһим әһәмияткә ия һәм балаларның игътибарын әйләнә-тирәлекнең төрле мәсьәләләренә җәлеп итүгә юнәлтелгән», – дип билгели Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International