«Зеленая планета 2021» XIX Бөтенроссия балалар экология форумында катнашуга гаризалар кабул ителә башлаган

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

«Зеленая планета» гомумроссия балалар иҗтимагый экологик хәрәкәте 2021 елда үткәрелә торган чаралар турында хәбәр итә. Алар белән  http://www.greenplaneta.ru/files/%20о%20Международном%20форуме%202021.pdf адресы буенча урнаштырылган Нигезләмәдә танышырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда хәрәкәт тарафыннан «Зеленая планета 2020» ХVIII Бөтенроссия һәм Халыкара балалар экология форумы, гомуми һәм югары белем бирү оешмаларында укучылар арасында халыкара катнашулы «Яшьләр күзлегеннән – яшел технологияләр» бөтенроссия конкурсы, халыкара катнашында «Педагогик осталык фестивале» бөтенроссия конкурсы һәм «Россиягә булган мәхәббәт аркасында хәерле гамәлләр белән бердәм без» бөтенроссия балалар акциясе кебек социаль әһәмиятле чаралар үткәрелде.

Агымдагы елның «Зелёная планета 2021» чарасын үткәрү турында тулырак мәгълүмат хәрәкәтнең рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча урнаштырылган: www.greenplaneta.ru.

Элемтә өчен: «Зеленая планета 2021» XVII Бөтенроссия балалар экология форумының оештыру комитеты: тел./факс: +7-915-205-95-13 (Анастасия Алексеевна Рядненко). E-mail: zelplaneta@mail.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International