«Чистый Татарстан» программасында – «Экология» илкүләм проекты турында

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

«Татарстан-24» телеканалында чыгачак «Чистый Татарстан» тапшыруында Татарстан Республикасында тормышка ашырыла торган «Экология» илкүләм проекты турында сөйләшәчәкләр.

Студиянең кунагы – Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский. Спикер федераль проект кысаларында нинди эшләр башкарылуы һәм алда торган эшләр турында сөйләячәк.

Тапшыруны «Татарстан-24» телеканалында бүген 12.30 һәм 18.30 һәм 22:30 сәгатьләрдә карагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International