Фаяз Шакиров, яңа вазыйфага күчү сәбәпле, ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – ТР әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы вазыйфасыннан китте. Ул Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнде. Александр Шадриков Фаяз Фәнил улына «Татарстан Республикасының табигатьне саклау отличнигы» күкрәк билгесен тапшырды һәм нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт белдерде: «Сезнең хезмәтегез бәяләп бетергесез, хөрмәткә һәм мактауларга лаек. Үз эшегезгә күп еллар намуслы хезмәт итүегез өчен рәхмәт! Алга таба да иҗади уңышлар һәм яңа куелган максатларга ирешүегезне телим».
Җавап сүзендә Фаяз Шакиров башкарылган уртак эш өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде: «Мин сезнең коллективның бер өлеше булуыма шат идем. Бу бик әйбәт вакыт булды, һәм мин сезнең һәрберегезгә ярдәм, һөнәри осталыгыгыз, яхшы мөнәсәбәтегез һәм ирешелгән уртак нәтиҗәләр өчен рәхмәтлемен».
Фаяз Шакиров үзен белемле җитәкче һәм үз эшенең югары профессионалы буларак танытты. ТР Экология министрлыгында ул 2014 елдан бирле эшләде, Дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясе башлыгы, министр урынбасары һәм ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары вазыйфасын биләде.