Апас районындагы АЗСта табылган төзелеш калдыклары бетерелгән

2021 елның 20 феврале, шимбә

Шонгуты авылы янында җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү факты ачыкланган. Ремонт эшләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән чүп-чар 42 кв. метр мәйданда заправка станциясе территориясендә ташланган. Әлеге факт буенча ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары компаниянең вазыйфаи затына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 ст. 1 өлеше нигезендә административ беркетмә төзегән һәм штраф билгеләгән.

Хәзерге вакытта бирелгән күрсәтмә кысаларында территория тиешле хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International