Әгъләм Садретдинов: 2 ай дәвамында ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Казан шәһәре Экология милициясе хезмәткәрләре журналистлар белән берлектә республика буенча һәм Казанныћ Мәскәү, Идел буе, Авиатөзелеш, Яңа Савин, Совет, Вахит районннарына махсус рейдларга чыкты.
Республика буенча 5376 объект тикшерелде, 4946 табигать саклау законнар җыелмасын бозу очраклары теркәлде, 5638 протокол төзелде, гаепләнүчеләр гомуми алганда 9337,6 мең сумга штрафка тартылды. ТР Экология һәм табигый министрлыгының дәүләт инспекторлары һәм экология милицияләре тарафыннан Казан шәһәрендә 583 рейд тикшерүләре булып узды. 830 табигать саклау законнар җыелмасын бозу очрагы теркәлде.
Республика шәһәр һәм районнар территорияләрен санитар чистарту буенча игълан ителгән ике айлык вакытында республикада 1654 законсыз чүплек барлыгы ачыкланды, шуларның 1064-се, 78,13 га мәйданында, юкка чыгарылды.
Казан шәһәрендә 30,25 га мәйданында 489 законсыз чүплекнең 301 се юкка чыгарылды Бу 21,05 га мәйданны тәшкил итә. Калган чүплекләрне юкка чыгару буенча эш алып барабыз.
Әле кайчан гына чүп-чарга баткан Восход һәм Серов урамнары чатындагы күл тирә-ягы чип-чиста. Камышлар арасында үрдәкләр йөзеп йөри, анда балык та бар. Шуннан гына да 4 зур бункер чүп чыгарылган. Күл тирәсе иске машина хәрабәләре, башка тимер-томыр, көнкүреш калдыклары белән тулган булган.
Шулай ук һава рейдлары да оештырдык, Казанның Мирный бистәсе, ипподром, Победилово, Отар, Юдино, Николаевка, Дәрвишләр, Самосырово бистәләрен вертолеттан карап-күзәтеп, рөхсәт ителмәгән урыннардагы чүплекләрнең санын билгеләдек. Юл буйлары, су һәм ерганаклар, бакча кишђрлекләре янәшәсендә өем-өем чүп. Боларны вертолеттан төшерелгән 4 минутлык видеороликта бик ачык чагыла.
10 июньдә ике айлык дәвамында башкарган эшкә йомгак ясау видеоконференциясе булып узачак
Р.Н.: Тирә-як мохитен саклау өлкәсендә нинди мөһим вакыйгаларны аерып күрсәтә аласыз?
Ә.С.: Табигый ресурсларны интенсив рәвештә индустриаль һәм аграр үзләштерү республикада экология торышының җитди начарлануына китерде. Хәзерге вакытта табигатьне саклау юнәлешендәге күп кенә директив Хөкүмәт документлары әзерләнгән, Татарстанда экология торышын оптимальләштерү буенча махсус программалар гамәлгә ашырыла.
2007 елда Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ТР Фәннәр Академиясе белән берлектә Татарстан Республикасының Экологик иминлеге Концепциясен төзегән иде. Быел исә ТР территориялђренең экологик иминлеге хакындагы максатчан программа әзерләнә. 2015 елга кадәр планлаштырылган әлеге документ ел ахырына кадәр кабул ителер дип көтелә. Анда экологик иминлекне тәэмин итү буенча 2030 елга кадәр төп юнәлешләр дә күрсәтелә. Программа федераль, республика һәм муниципаль бюджетлардан финансланачак.
Казанның Левченко бистәсендә каты көн күреш калдыкларын аралау һәм брикетлау өчен махсус беренче чүп бушату станциясенең ачылуы - май аенда булып узган төп вакыйгаларның берсе. Икенчел чимал төрле ширкәтләргә, мисал өчен, кәгазь – Яр Чаллыга, катыргы – Киров, Волжски шәһәрләренә озатыла. Чүп бушату комплексы төзелешенә сарыф ителгән финанс чаралары үзен 7 елдан соң аклаячак. Мондый комплекслар бары тик Мәскәү һәм Липецкида гына бар.
Шушы көннәрдә Свияжский һәм Спас заказниклары ЮНЕСКО сертификаты алды. Сертификат бу ике зонаның Идел-Кама резерваты составына керүен раслый. Биосфера резерватлары (ЮНЕСКО ның «Кеше һәм биосфера» программасы кысаларында халыкара танылу алган территорияләр) төп өч функция башкара. Алар – генетик ресурсларны, биологик төрләрне, ландшафтны саклау, тотрыклы социаль-икътисади үсешкә ярдәм итү, тикшеренү, мониторинг үткәрүне, кадрлар әзерләүне фәнни-техник яктан тәэмин итү.
Р.Н.: 22 апрельдә булып узган Коллегия утырышында 2008 елның 1 кварталында башкарган эшләренә йомгак ясалды. Анда нинди мәсъәләләр каралды һәм нәтиҗәләре.
Ә.С.: ТР экология һәм табигать ресурслары министрлыгында үткәрелгән коллегия утырышында министрлыкның 2008 елның I кварталында башкарган эшләренә йомгак ясалды.
Ел башыннан алып, республикабызның чистарту корылмаларының барлыгы 45е тикшерелде. Татарстан Республикасы районнардагы авылларда 2234 скважина булып, тагын скважина куярлык урыннары күрсәтелгән һәм лицензия алуны күздә тотканы – 822.
Республикабызда геологик өйрәнү, эзләнү һәм файдалы казылмаларны чыгару максатыннан җир участокларыннан файдалануга хокук биргән 200 лицензия гамәлдә. 125 лицензиянең хуҗасы бар иде инде, күптән түгел тагын 6 лицензия бирелде.
Ел саен республика территориясендә 9 миллион тоннага якын калдык җыела. Шуның 21 проценты –сәнәгать, 8 проценты – көнкүреш калдыклары өлешенә туры килә. Әлеге төр калдыклар, кагыйдә буларак, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә туплана. Бүгенге көндә республикадагы 14 шәһәренең 12 сендә генә заман таләпләренә җавап биргән каты көнкүреш калдыклары полигоннары эшли. Ә Түбән Кама белән Яшел Үзәндә калдыклар законлы чүп түгү урынына чыгарыла. Хђзерге вакытта бу калаларда да полигоннар тљзелеше буенча проект-смета документлары әзерләнә.
Хәзер республикада калдыкларны җыю буенча 48 полигон исәпләнә. Алар норматив буенча эшләгәндә, 25 ел хезмәт итәргә сәләтле. Ләкин хәзерге вакытта аларның кайберләре үз күләменә караганда шактый артык йөкләнеш белән эшли. Полигоннарны карап тоту санитар һ.б. таләпләргә җавап бирми. Бу проблема аеруча Биектау, Чистай, Кама Тамагы, Алабуга районнары өчен актуаль. Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Кулланучылар хокукларын яклауга күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе җирле хакимиятләрне бу эшкә контрольне көчәйтергә чакыра.
Ә менә калдыкларны сортларга аеру станцияләре Казан, Чаллы һәм Әлмәттә генә эшли. Быел башкалада гомуми егәрлеге 400 мең тоннага исәпләнгән калдыкларны сортларга аеру буенча ике завод сафка басачак. Алда торган төп бурычларның берсе – һәр муниципаль районда чүпләрне сортларга аеру станцияләрен булдыруга ирешү. Мондый станцияләр челтәрен булдыру, икенчел чимал ресурсларын полигоннарга күмүне киметергә ярдәм итәчәк.
: