Социаль экологик реклама буенча “Саф караш” бөтенроссия яшьләр конкурсы

2012 елның 9 ноябре, җомга
2012 елның ноябрь-декабрендә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Социаль экологик реклама буенча “Саф караш” бөтенроссия яшьләр конкурсы үткәрә.
Конкурс халыкны әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләрен чишүгә җәлеп итү, яшьләргә экология даирәсендәге теге яки бу проблемага үз карашларын белдерү мөмкинлеге бирү максатыннан үткәрелә.
Конкурста Россия Федерациясе гражданнары, 14тән 35 яшькә кадәр булган яшьләр (аерым авторлар һәм авторлык коллективлары) катнаша ала.
Номинацияләр:
1. социаль видеоролик
2. кыска метражлы фильм
3. социаль плакат
Эшләрнең тематикасы
“Чүп-чарсыз тормыш”
“Эко-технологияләр”
“Тирәбездә яшел дөнья”
“Экологик мәгърифәт”
“Эко стилендә яшәү”
“Экологик чиста транспорт”
“Экологик җәмәгать оешмалары”
“Урманны янгыннан саклыйк”
Конкурста җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр (HD форматында видео төшермәле фотоаппаратлар, ноутбуклар, планшетниклар) әзерләнгән.
Социаль экологик реклама буенча “Саф караш” бөтенроссия яшьләр конкурсының кагыйдәләре
Гариза
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International