Геологларның VII Бөтенроссия съезды

2012 елның 29 октябре, дүшәмбе
Кремльдәге Дәүләт Съездлар Сараенда Геологларның VII Бөтенроссия съезды булып узды. Анда Россия табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской, Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык җитәкчесе Александр Попов, РФ Дәүләт Думасы, Федерация Советы вәкилләре, галимнәр һәм Россия төбәкләреннән делегатлар катнашты. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгыннан Геологларның VII Бөтенроссия съездында Җир асты байлыкларыннан файдалану бәйләнешләрен көйләү идарәсе башлыгы Радик Гайнетдинов катнашты.
Форумны ачып, РФ табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской, тармак алдында торган шундый бурычларны билгеләде – Көнчыгыш Себер, Ерак Көнчыгыш, шулай ук Россиянең континенталь шельфы регионнарын үзләштерүгә әзерләнү.
Съезд барышында анда катнашучылар геология тармагының Геологларның VI Бөтенроссия съездыннан соң узган чордагы эш йомгакларын, җир асты байлыкларын һәм алардан файдалануны геологик өйрәнү өлкәсендәге иң хәлиткеч проблемаларны карап уздылар, аларны чишү юлларын тикшерделәр.
VII Бөтенроссия съездында Россия Федерациясенең 83 субъектыннан 2000ләп делегат һәм 1400 кунак – фәнни, индустриаль һәм иҗтимагый геологик оешмаларның, федераль һәм региональ хакимият органнарының вәкилләре, чит ил делегацияләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International