“Саф су” III Халыкара форумы

2012 елның 23 октябре, сишәмбе
2012 елның 6-7 ноябрендә Мәскәүнең Халыкара сәүдә үзәгендә “Россия су җәмгыяте” коммерциясез партнерлыгы, Россия Федераль Җыелышының Федерация Советы һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәме белән, “Саф су” III Халыкара форумы үткәрә.

Форумда су тармагындагы киң колачлы милли һәм халыкара сәясәт мәсьәләләре каралачак, су проблемаларына һәм халыкны эчә торган сыйфатлы су белән тәэмин итүгә бәйле көнүзәк темаларга әңгәмәләр үткәреләчәк. Форум эшендә Россия Федерациясенең һәм чит илләрнең дәүләт хакимияте җитәкчеләре, абруйлы фән эшлеклеләре һәм экспертлары, су тармагы белгечләре катнашачак.

Форум кысаларында күргәзмә дә оештырыла, аңа Россия су сәүдәсенең иң эре компанияләре чакырулы.

http://www.waterforum.ru/ сайтыннан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International