Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының җыелма командасы, каты көрәштә ныклы ихтыяр күрсәтеп, катнашучы 31 команда арасында абруйлы 7нче урынны алды.
Исегезгә төшерәбез: Спартакиада сау тормыш рәвешен пропагандалау, сәламәтлекне ныгыту, спорт традицияләрен тергезү, халыкны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә тарту максатлары белән үткәрелә.