19 октябрь көнне Татарстанның Лаеш районы Пәрәү авылында, “Чишмәләрне бергәләп тергезик” экологик проекты кысаларында, чишмә ачу тантанасы булып узды. Проектка Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы партнерлык итә.
Проект Татарстанның Лаеш районы территориясендә тормышка ашырыла. Аның оештыручысы булып “ЭКА” регион-ара экологик иҗтимагый оешмасы һәм берничә спонсорлык оешмасы тора. Проектны моңарчы Пермь краенда, Калуга һәм Ульян өлкәләрендә дә уңышлы тормышка ашырганнар иде инде.
Проектның максаты – Татарстан халкына эчә торган саф су бирү.
Татарстанда бу проект кысаларында Пәрәү, Имәнкискә, Мөгезле Елга авылларында 3 чишмә тергезелде. Аларның тирә-юне төзекләтелде, эчә торган суларының ГОСТ таләпләренә ярашлыгы буенча анализлар ясалды, алар турында тарихи-мәдәни белешмәләр тупланды.