КНИТУ-КАИ студентларының аналитик контроль инспекциясенә экскурсиясе

2012 елның 22 октябре, дүшәмбе

КНИТУ-КАИның дүртенче курс студентлары Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсуслашкан аналитик контроль инспекциясендә танышу экскурсиясендә булдылар.

Экскурсия “Яшәү тирәлегенә мониторинг” фәнен өйрәнү барышында экологик белем алу кысаларында уздырылды.

Чараның максаты – әйләнә-тирәлеккә антропоген йогынты чыганакларына күзәтчелекнең гамәлдәге системасын аналитик җиһазлар кулланып өйрәнү.

Студентлар, зур кызыксыну белән, аналитик контроль инспекциясе башлыгы Андрей Шибаевның чыгышын тыңладылар.

Сектор җитәкчеләре үз эшчәнлекләре турында җентекләп сөйләделәр, студентларның сорауларына да җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International