Коррупциягә каршылык буенча комиссия утырышы

2012 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының коррупциягә каршылык сәясәтен тормышка ашыру буенча комиссиясе утырышы булып узды, аңа министр Артем Сидоров рәислек итте.

Көн тәртибенә шундый мәсьәләләр чыгарылган иде:

1. 2011 елда һәм 2012 елның беренче яртысында юридик һәм физик затларга дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын үтәү турында.

2. Министрлыкның вазифалы затларының эшчәнлегендәге коррупцион күренешләр турында массакүләм мәгълүмат чараларында, шул исәптән Интернетта, шулай ук гражданнардан һәм юридик затлардан керә торган мөрәҗәгатьләрдә була торган информациягә күзәтчелек нәтиҗәләрен тикшерү турында.

3. Коррупциягә каршылык сәясәте чараларын Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсендә тормышка ашыру турында.

Утырышта коррупциягә каршылык комиссиясе әгъзалары, структур тармаклар җитәкчеләре, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының территориаль идарәләре башлыклары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International