Бүген Әлмәт шәһәренең 16нчы гомуми урта белем бирү мәктәбендә, “Мәктәбемнең саулыгы” дигән тармак-ара фәнни-практик проект кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләренең һәм программада катнашучы үзәк мәктәпләр укытучыларының очрашу семинары булып узды.
Мәктәптә биология укытучысы Евгения Баһаветдинова җитәкчелегендә “Аккош” экология-биология түгәрәге эшли. 10нчы класс укучылары үз тикшеренү эшләренең нәтиҗәләрен күрсәттеләр. Мәсәлән, җәйге каникулда алар Әлмәт урамнарындагы ионлы нурланышны, шәһәрнең буалар каскадындагы һәм суүткәргечтәге суның, мәктәп кабинетларындагы һәм мәктәп территориясендәге һаваның сыйфатын тикшергәннәр.
Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы Рәмил Низамов балаларны һәм укытучыларны, тәҗрибә алмашу һәм бергәләп һава, су, туфрак үрнәкләре алу максаты белән, идарә лабораториясенә килергә чакырды.
Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә материаллары буенча.
Министрлыкның матбугат хезмәте.